Нурлатта ат спорты мәктәбе эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Нурлат ат-спорт мәктәбендә бүген 20ләп бала шөгыльләнә.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Татнефть» оешмасы вәкилләре белән Нурлат районында ат спортын үстерү буенча киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

 

«Татнефть» компаниясе узган ел манеж төзүне тәмамлады, бу беренче этап иде, хәзер ат спорты манежына өстәмә буларак административ-көнкүреш корпус төзелешенә әзерлек бара.

«Ат спорты мәктәбе балаларга шөгыльләнү өчен төзелде. Анда эш алып бару өчен потенциал җитәрлек. Бу ат спорт мәктәбе - безнең байлыгыбыз. Безнең атларыбыз да, биналар да, корылмалар да, иң мөһиме, хайваннарны яратып эшләүче хезмәткәрләр бар, - диде Алмаз Сәлимович.

«Татнефть» оешмасы ат спортын үстерү буенча социаль программалар бүлеге башлыгы урынбасары Гияз Идиятуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә инде манеж эшли.

«Хәзер район, шәһәр халкында ат спорты белән зур кызыксыну күрәбез. Без үзебез дә берничә ачык күнекмә уздырдык. Ата-аналарны балалар белән атларны тренировкаларга ничек әзерләүләре, аларны ничек карау тәртибен, тренировкалар процессы ничек узуын карарга чакырабыз», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International