Нурлатлылар Халыкара туган тел көнен зур концерт белән билгеләп үттеләр

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

«Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды.

Анда җирле шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова һәм Әлфия Төхвәтуллина, туган тел һәм әдәбият укытучылары, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде һәм туган телне үстерүгә зур өлеш керткән мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Җирле үзешчән артистлар, укытучылар һәм балалар башкаруында рус, татар, чуаш, әрмән телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады, шәһәр мәктәпләре укучылары милли биюләр белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International