Рәдиф һәм Сабина Бәшировлар Уфада узган «Дим буе узышлары» чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Быел традицион ярышлар 30 нчы тапкыр узды.

8 нче мәктәп укучылары, «Ледок» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Рәдиф һәм Сабина Бәшировлар 30 нчы «Дим буе узышлары» чаңгы ярышларында катнаштылар.

Нәтиҗәдә, 3.3 км дистанциядә Сабина 11-13 яшьлекләр арасында 1 урынны һәм 127 катнашучы арасында абсолютта 4 урынны яулады. Рәдиф-14-15 яшьлекләр арасында 3 урында, ә  абсолютта –унынчы булды, анда 150дән артык кеше катнашты. Бәшировлар тренер Анатолий Григорьев җитәкчелегендә шөгыльләнә.   

Исегезгә төшерәбез, “Дим буе узышлары" – чаңгы ярышлары буенча Башкортостан Республикасының иң зур стартларының берсе. Быел ярышларда Россиянең 7 регионыннан һәм 41 шәһәреннән 300дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International