Бүген «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге базасында Яр Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театры артистлары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гыйбрәтле спектакль күрсәттеләр.
«Н шәһәрендәге маҗаралар» дигән спектакль яшь нурлатлылар күңеленә хуш килде, алар викторинада да, әкият геройлары Буратино, Карабас Барабас һ. б. белән хәрәкәтчән уеннарда да бик теләп катнаштылар.
«Бүген әлеге спектакльне кече мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге 375 бала тамаша кылды. Артистлар уен формасында балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен үзләштерделәр», – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.