Нурлатның яшь гаиләсенә торак алу өчен социаль түләү алу турында таныклык тапшырдылар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүгенге иртә Петр һәм Алена Литталарның яшь гаиләсе өчен тормышларында зур вакыйга буларак истә калачак.

Район Советының зур залында узган шәһәр планеркасында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин аларга торак сатып алуга социаль түләү алу хокукы бирүче таныклык тапшырды. «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы яшьләргә үз торакларын сатып алуда ярдәм итте. Әлеге программаны Татарстан Яшьләр эшләре Министрлыгы алып бара.

 

Петр һәм Аленаның өч балалары – уллары Кирилл һәм Лев, кызлары Арина үсеп килә. Яшь гаилә социаль түләүне индивидуаль торак йорт сатып алуга алынган ипотека кредитының бер өлешен түләү өчен файдаланырга планлаштыра.

 

#ЖильёМолодымРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International