Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мария Алексеевна Сенькина Абрыскино авылында туып үскән.
Шушы истәлекле юбилее белән аны район Башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров, Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов котлады. Бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Абрыскино авылында туып-үскән, шундый олы яшьтә булуына да карамастан оптимист, үткән гомер юлын яхшы хәтерли.
Ул 1950 елда Пушкин урта мәктәбен тәмамлый һәм Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Яшь белгеч укуын тәмамлап, агроном буларак хезмәт эшчәнлеген Мордовиядә башлый, 1959 елдан Төрнәс совхозына күчеп анда пенсиягә чыкканчы эшли.
Мария Алексеевна кияүгә чыга, ике кыз тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта балалары һәм оныклары кайгыртучанлыгын тоеп яши.