Нурлат кикбоксчылары Идел буе федераль округы Беренчелегендә үз осталыкларын күрсәтте

2022 елның 20 феврале, якшәмбе

Ярышлар Идел буе федераль округының 11 регионыннан 532 спортчы катнашында Казан шәһәрендә узды.

Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең ДОСААФ базасында шөгыльләнүче спортчылары кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Ярышта 1 урынны Тарасов Александр, Дмитриев Владислав яулады.  Павел Варенцов исә пъедесталның икенче баскычына күтәрелде. Балалар спорт мәктәбе тренеры Евгений Казаев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Моннан тыш, турнирда спорт мәктәбе тренеры Руслан Никоненко да катнашты, ул 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International