Бу-Нурлатта ачылган икенче шундый пункт.
Ирле-хатынлы Касыйм һәм Флюра Мостафиннар бүген аеруча кайгыртуга мохтаҗ: икесе дә урын өстендә ята. Шуңа күрә мәчеттән көнгә бер тапкыр төшке аш алып килүләрен белгәч бик шатланганнар. Мондый хәйрия ярдәмен әлегә шикәрчеләр микрорайонда яшәүче 20ләп гаилә ала.
«Шәһәр үзәгендә туклану пункты эшли, анда ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган 100гә якын кешене түләүсез ашатабыз. Бу изге эшне дәвам итеп, шикәрчеләр микрорайонында ашамлыклар таратуны аерым оештырырга булдык. Биредә яшәүче социаль ярдәмгә мохтаҗларның төп өлеше - өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән халыкка үзәккә барып җитәргә бик кыен»,-диде район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов.
Бу-шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләрнең дини ошмадан алган беренче генә ярдәм чарасы түгел, биредә үзәкләшкән тәртиптә мохтаҗларга гөшер-садака, корбан итен тараталар, мәхәллә халкы, иганәчеләр дә зур ярдәм күрсәтәләр.
"Исемлек көн саен тулылана. Ярдәм сорап кына калмыйча, аны тәкъдим итүчеләр дә игътибарга лаек»,-диде имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Рәхмәтуллин.
Район мөхтәсибәтендә бу эшчәнлекне киләчәктә дә киңәйтергә ниятлиләр.
«Финанс һәм азык-төлек белән тәэмин итү планында мөмкинлек булса, монда да стационар туклану пункты ачарбыз дип уйлыйм. Бу эш, беренче чиратта, нурлатлыларның хәйрия чаралары, иганәче взнослары хисабына тормышка ашырыла. Без адресатларга садакага мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан бирелгән кешеләрнең изге ниятләрен җиткерергә әзер», - диде Наил хәзрәт Әбелханов.