Дәүләт алкоголь инспекциясенең Нурлат бүлегенә еш кына кулланучы хокукларын яклау өчен мөрәҗәгать итәләр

2022 елның 20 феврале, якшәмбе

Күптән түгел генә йомшак кәнәфине алыштыру буенча бәхәс кулланучы файдасына  хәл ителде.

"Кулланучы безгә йомшак мебель, нәкъ менә кәнәфи сатып алу белән бәйле килеп туган бәхәсле хәлне ачыклауда ярдәм  сорап мөрәҗәгать итте. Кулланучы йокы бүлмәсе өчен билгеле бер төстәге кәнәфи сатып алыргахәл иткән", – дип сөйләде эшнең асылын Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәева.

Тауарны китергәч, нурлатлы бу кәнәфинең аның өчен билгеләнгән урынга сыймавын күргән.

«Ул сатучы белән товарны кечерәккә алыштыру турында сөйләшеп карагач,  сатучы катгый рәвештә баш тарткан", - диде Алия Гәрәева.

«Без кулланучыга претензия төзергә булыштык, анда сатучыга тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе аңлатылды", - дип өстәде Гәрәева.

Мондый хәлгә башкалар да төшәргә мөмкин, тик сатучының баш тарту сәбәпләрен тыңлагач, алга таба бәхәсне кузгатмаган инде. Югыйсә, ул хаклы бит. Беренчедән, ул тауар төрен, фабрика ярлыкларын саклаган, икенчедән, сатып алу көнен санамыйча 14 көн тәшкил иткән вакыт узмаган. Шул чакта һәркем отышта калачак: сатып алучы товарын кайтарачак, сатучы акчасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International