Бүген шәһәребез Татарстан Республикасы халкы арасында 2022 елда Бөтенроссия ГТО кышкы фестиваленең зона этабында катнашучыларны кабул итте. Өч район командасы «Тулпар» спорт сараена җыелды, анда кышкы фестивальне ачу тантанасы узды. Катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде.
Тантаналы ачылыштан соң катнашучылар судьялар җитәкчелегендә биремнәрне үтәүгә керештеләр. Кышкы ГТО фестивале программасына озынлыкка сикерү, баскан килеш алга бөгелү, гәүдәне күтәрү, гер ыргыту, яткан хәлдә кулларны бөкләү-турайту кебек сынаулар керде.
Һәр команданы 8әр кеше тәкъдим итте. Нурлат командасы составына 10 яшьтән 54 яшькә кадәрге катнашучылар керде. Алар – кышкы фестивальнең муниципаль этабында җиңүчеләр-Дарья Будяшкина, Андрей Жирнов, Милена Варламова, Кристина Белова, Николай Жирнов, Андрей Помелов, Светлана Бурнаевская һәм Анатолий Григорьев.
Команда зачетында Зәй районы командасы җиңү яулады.