Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан шәһәр Мәдәният сарае белән берлектә «Кызыл башлы сөлге-хәтер бизәге»дип исемләнгән район күргәзмәсен оештыра.
"Нурлатлыларның өйләрендә безнең әниләребез һәм әбиләребез кабатланмас бизәкләр белән бизәгән тукылган киндер сөлгеләр сакланадыр, мөгаен. Сөлге хуҗаларын сөлгеләре белән безнең күргәзмәдә катнашырга чакырабыз", - диде Конгрессның Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Күргәзмәдә катнашу өчен 21 февральгә кадәр сөлгеләрне шәһәр Мәдәният Сараеның 17 нче кабинетына (3 кат) алып килергә кирәк. Катнашучыларның яшьләре буенча чикләүләр юк. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылачак. Сөлгегә аның хуҗасы, сөлгенең бу кешегә тапшырылу турында 10*15 см үлчәмле этикетка язмасын беркетергә кирәк.
Күргәзмәнең рәсми ачылышы 24 февраль көнне 14.00 сәгатькә планлаштырылган.