Нурлатлылар «Балык булсын!» республика акциясенә кушылды

2022 елның 19 феврале, шимбә

Нурлат районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте әгъзалары Үрнәк авылы янында урнашкан буада чираттагы «Балык булсын!» акциясен үткәрде.

Алар, бораулар һәм көрәкләр белән коралланып, бер-берсеннән 1-1,5 метр аралыгында, алдан бозның калын кар катламын  чистартып, 50ләп бәке бораулап, суга калын камыш сабаклары салдылар.

 

"Сулыкларда әлеге биотехник чара ел саен балыкларның күпләү кырылуына юл куймас өчен үткәрелә, – дип уртаклашты җәмгыять рәисе Олег Артемьев. - Быел бу акцияне өченче тапкыр оештырабыз инде. Сулыклар боз һәм калын кар катламы белән каплана, кислород кытлыгы нәтиҗәсендә балыклар  һәлак булырга мөмкин».

Бу сулыкта карп, чуртан, көмеш карп, ак амур кебек балыклар яши. Мондый профилактик чаралар үткәрү дә балык үрчетү запасларын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Җәмгыять әгъзалары акция кысаларында башка сулыкларны да йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International