Кичә «Ел тәрбиячесе» конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре «Әкият»тән Гөлгенә Гайнетдинова һәм «Алтын балык»тан Гөлназ Хәкимова аның зона этабында катнашты.
Алар балалар белән бик яхшы шөгыльләр күрсәттеләр, барлык конкурс сынауларын да уңышлы үтәделәр.
Конкурска нәтиҗәләр, республика буенча барлык зона этапларын уздыру тәмамлангач, бераз соңрак ясалачак.