Иске Әлмәт авыл җирлегендә эшсезләргә социаль хезмәткәрләр булып эшләргә тәкъдим иттеләр

2022 елның 18 феврале, җомга

Хәзерге вакытта биредә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче 12 кеше исәпләнә.

Кичә Нурлат районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Иске Әлмәт авыл җирлегендә булып, авыл җирлеге башлыгы белән берлектә ялгыз яшәүче пенсионерларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.

Шулай ук авыл җирлеге башкарма комитетында эшсез гражданнарны социаль хезмәткәр вакантлы вазыйфасына җәлеп итү мәсьәләсе буенча очрашу узды.

Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов билгеләп үткәнчә, авылларда өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган 12 пенсионер яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International