Нурлат районы авыл җирлекләренең берсендә җирлек башлыгы алышынды

2022 елның 18 феврале, җомга

Бу хакта карар авыл җирлеге Советының чираттан тыш сессиясендә кабул ителде.

Кичә Нурлат муниципаль районы Әмзә авыл җирлегендә җирле депутатлар катнашында унтугызынчы чираттан тыш сессия узды. Сессия эшендә шулай ук район башлыгы урынбасары Линар Маняпов та катнашты.

Депутатлар Әмзә авыл җирлеге Советының 3 нче номерлы сайлау округы депутаты Насыйбуллин Алмаз Әдһәм улының җирлек башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, шулай ук депутат вәкаләтләрен туктату турындагы язма мөрәҗәгатен карадылар һәм канәгатьләндерделәр.

Әмзә авыл җирлеге башлыгы сайлауларына кадәр, Әмзә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаруны башкарма комитет секретаре Әнисә Сафиуллинага йөкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International