Фәрит Габделганиев: «Интернет-сәүдәне үстерү Татарстан сәүдә йортлары эшен яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә»

2022 елның 18 феврале, җомга

"AliExpress Россия" Татарстан Республикасында логистика инфраструктурасын үстерергә планлаштыра.

Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының коллегия утырышында «AliExpress Россия» дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр буенча вице-президент, «Маркетплейс. Җиңел» электрон сәүдә үзәгенең эксперт советы әгъзасы Сергей Лебедев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, компания 2022 ел ахырына кадәр төбәктә заказлар бирүнең 130дан артык яңа пунктын (ПВЗ) ачарга ниятли, шул исәптән Казанда 50 ПВЗ.

«Татарстан Республикасының уникаль географик һәм икътисадый торышы бар. Төбәкнең кече һәм урта бизнесы электрон сәүдәдә актив катнаша һәм маркетейсларга чыга. 2021 елда республикадан AliExpress сатып алучылары әйләнеше 5,5 тапкыр арткан. Локаль кибетләр саны буенча Татарстан AliExpress буенча 7 регион арасына керә. Без бу күрсәткечләр тагын да тизрәк үсәр дип көтәбез, шуңа күрә регионда логистика инфраструктурасын үстерүгә зур акчалар кертергә планлаштырабыз», — дип аңлатма бирде Сергей Лебедев.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча без республикага электрон сәүдә, транспорт һәм логистика хезмәтләре базарының алдынгы әйдәп баручыларын җәлеп итү буенча актив эш алып барабыз. «AliExpress Россия» компаниясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2021 елның октябрендә кабул ителгән интернет-сәүдәне үстерү республика программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Шул исәптән «Электрон сәүдә үзәге» «Маркетлейс.Җиңел» АКБО кысаларында - диде Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев.

Аның фикеренчә, «AliExpress Россия» компаниясе тарафыннан заказлар бирү пунктлары челтәрен киңәйтү һәм башка логистик проектлар буенча планнарны тормышка ашыру компаниянең югары конкуренцияле Татарстан базарында базар позицияләрен ныгытуга ярдәм итәчәк.

«2021 ел нәтиҗәләре буенча, маркетплейсларда Татарстан сатып алучылары саны 23 меңне узып киткән, бу 2020 ел азагы белән чагыштырганда 7 тапкыр күбрәк. Бу тулаем Россия буенча үсеш темпларыннан шактый югары», - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан компанияләренең маркетплейсларга чыгуы Россиядә дә, халыкара базарда да потенциаль сатып алучыларның барысына да «барып җитәргә» мөмкинлек бирә. "2000 еллар уртасында, Татарстан предприятиеләре продукциясен алга этәрү максатыннан, «Татарстан» сәүдә йортлары челтәре булдырылды. Интернет-сәүдәне үстерү традицион товар үткәргеч каналлар белән беррәттән әлеге бурычны гамәлгә ашыруның яңа дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге бирә", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International