Квалификацияле электрон имзаның киң кулланылыш спектры бар:
- барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;
- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, «Электрон формада салым һәм бухгалтерлык хисабын бирү» сервисы аша салым декларацияләрен тапшырганда.
Квалификацияле электрон култамга ачкычын теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин. Эшмәкәрләргә электрон култамганың квалификацияле ачкычын алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, , Россия ФСТЭК яки Россия ФСБ аша сертификацияләнгән төп мәгълүматны USB-җайланмада тапшырырга һәм идентификация процедурасын узарга кирәк. КЭП чыгаруга гаризаны онлайн юл белән дә «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша бирергә, йә теләсә кайсы салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә дә була.
Өстәмә мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтында www.nalog.gov.ru “Электрон имзаны ничек һәм кайда алырга?” бүлегендә алырга яки Россия Федераль салым хезмәтенә Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча: 8-800-222-2222 мөрәҗәгать итеп тә алырга мөмкин.