«Бердәм Россия»нең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүнең чираттагы көне узачак

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бу юлы кабул итү темасы-аталарга социаль ярдәм күрсәтү.

2022 елның 18 февралендә сәгать10:00нан  алып сәгать11:00гә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсе аталарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрә.

Бу мәсьәлә буенча шулай ук 8(843)2381000 телефоны буенча төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә яисә «Әтиләр берлеге» ресрублика иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Заһретдинов Адель Линнар улына 8-927-676-76-55 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Алдан язылу өчен телефон номеры: 2-28-24.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International