Нурлат районында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бүген район Советының зур залында узган террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында Нурлат муниципаль районында террорчылыкка каршы торуга кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Владимир Борисов үз чыгышында комиссиянең төп бурычлары турында сөйләде. "Комиссиягә куркыныч тудыручы факторларны вакытында ачыклау һәм сыйфатлы мониторинглау, барлык субъектларның профилактик эшчәнлеген координацияләү, объектларның һәм территорияләрнең террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтү, шулай ук террорчылык куркынычы дәрәҗәләрен билгеләгәндә гамәлләргә әзерлекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү буенча бурычлар йөкләнә», – дип билгеләп үтте ул, шулай ук комиссия эшендәге кайбер җитешсезлекләргә дә басым ясады.

Районда «Аерым игътибар таләп ителүче» категорияле затлар белән эшләү буенча ведомствоара эшче төркем рәисе Ләйсән Нәфыйгина үз чыгышында терроризм идеологиясе йогынтысына эләккән затлар һәм аларның гаилә әгъзалары белән индивидуаль профилактика эше нәтиҗәләренә тукталды, районда «Аерым игътибар таләп ителүче» затлар белән профилактик эшнең планлаштырылган чаралары турында сөйләде.

Шулай ук комиссия әгъзалары Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Галина Лизратова һәм «Ышаныч» психологик-педагогик медик-социаль хезмәт җитәкчесе Тамара Севастьянованың докладларын тыңладылар.

Утырышка район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады. «Без – җитәкчеләр, һәм кешеләр иминлеге өчен җавап бирәбез», - диде ул, комиссия әгъзаларын һәм авыл җирлекләре башлыкларын терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору һәм аны профилактикалау эшенә аерым игътибар бирергә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International