Нурлат педагоглары «Ел укытучысы»конкурсының зона этабында катнаша

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бүген Спас районында «Ел укытучысы» конкурсының зона этабы уза.

Анда Нурлаттан берьюлы өч педагог – гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Нина Авдушкина һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илнур Әмиров һәм 9нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гүзәл Моратова катнаша.

Бүген жюри хөкеменә алар ачык дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International