Бүген Нурлат гимназиясендә «Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә зона этабы уза.
Анда Нурлат, Аксубай, Әлки, Спас, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан 6 педагог катнаша.
Конкурс ачылышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сәламләде.
Конкурс сынаулары ике этаптан тора: көннең беренче яртысында укытучылар укучылар белән дәресләр, икенчесендә хезмәттәшләре өчен мастер – класслар күрсәтә. Безнең районнан бәйгедә Нурлат гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Мостафина катнаша.