73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре максатчан тикшерүләр үткәрәчәк.
Янгын-техник комиссияләр, шулай ук объектлар вәкилләре белән берлектә, 2022 елның 14-25 февралендә 73нче бүлек тарафыннан саклана торган объектларда җитештерү җиһазларын, авария-коткару системаларының һәм склад бүлмәләренең янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк, дип хәбәр итте 73нче ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.