Бүген, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан соңгы колоннасын чыгаруга 33 ел тулу көнендә, үзәк паркта сугышчы-интернационалистларга мемориаль комплекс янында нурлатлылар Ватаннан читтә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган якташларын искә алдылар.
Митинг сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салудан башланды. Биредә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, депутатлар, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе активистлары, мәктәп укучылары, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты. Аларны тантаналы шартларда район башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде.
"Без һәр елны һәйкәл янында җыелабыз, солдатларыбызны искә алабыз. Әфганстанда Нурлат районыннан 172 солдат катнашкан, шуларның бишесе һәлак булган, 31е тыныч вакытта вафат. Бу саннарны без бүген митингта катнашкан яшь буын илебез тарихын белсен, якташларының батырлыгы белән горурлансын, аларны хәтерләтсен өчен атыйбыз», – диде ул.
Нурлат районы хәрби комиссары Закир Абдуллин сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм тыныч вакытта алган яралардан вафат булганнарны искә алыр өчен бер минут тынлык игълан итте.
Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, алар үзләренең интернациональ бурычларын намус һәм батырлык белән үтәделәр, дип билгеләп үтте.
Ул Зариф Кәбировка, Айрат Гәрәевка, Алиф Мәхмүтовка һәм Вячеслав Пайдугановка рәхмәт сүзләре белән Әфганстан республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм Төньяк-Кавказ регионы территориясендә контртеррористик операцияләр мәсьәләләре буенча Координация Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.