Игътибар: Нурлатта автоинспекторлар «Тоннель» операциясе үткәрәчәк

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

ЮХИДИнең Нурлат бүлегендә хәбәр итүләренчә, иртәгә иртәнге сәгатьтә шәһәрдә чираттагы «Тоннель» профилактик операциясе узачак.

"Бу юлы без куркынычсызлык каешын куллануга, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирәчәкбез. Барлык машина йөртүчеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга чакырабыз», - дип билгеләп үтте Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнис Мохтаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International