73 нче янгын бүлеге хезмәткәрләре тәмәке янгын чыгуның сәбәбе булырга мөмкинлеге турында кисәтә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Статистика буенча торак йортларда янгыннарның күбесе ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе-тәмәке тарту аркасында янгын килеп чыгу.

Еш кына тәмәке тартучының кабызган шырпысын һәм сүнеп бетмәгән тәмәке төпчекләрен теләсә кая ыргытуларын, тыелган урыннарда тәмәке тартуын, тәмәке төпчекләрен агач әйберләргә куюларын, ут тәэсирендә җиңел генә кабынып китәргә сәләтле материаллар янында тәмәке тартуын күзәтергә мөмкин. Балкон яки тәрәзәдән ташланган тәмәке төпчекләре шулай ук түбән урнашкан катларның балконнарына һәм лоджияләренә эләгеп, янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Тәмәке тартканда түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим:

тәмәкене тарту өчен махсус җиһазландырылган урыннарда гына тартыгыз;

яткан  җирдән тәмәке тартмагыз;

тәмәкене тартканнан соң, калган төпчеген сүндерергә онытмагыз;

җиңел кабынып китүчән материаллардан эшләнгән әйберләр янында тәмәке тартмагыз;

тәмәке тартканнан калган төпчекләрне югары катларда урнашкан балконнар тәрәзәсеннән ташламагыз.

Исегездә тотыгыз, сез үз сәламәтлегегезне һәм тормышыгызны гына түгел, тирә-юньдәгеләрнең тормышын да куркыныч астына куясыз. Тәмәке тартучы туганнарыгыз, якыннарыгызны, бигрәк тә аек хәлдә булмаганда игътибарсыз калдырмагыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

 

73 ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International