Нурлат муниципаль районының йомгаклау сессиясе күргәзмәләрдән башланды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев та танышты.

Күргәзмә юл, авыл хуҗалыкларында, авыл җирлекләрендә, мәгариф учреждениеләрендә, медицина учреждениеләрендә эшләүче техника белән танышудан башланды. Әйтик, 2021 елда мәктәп автобусларының техник паркы өч техника берәмлеге белән тулыланган, уңайлы автобуслар Чулпан, Яңа Иглай һәм Якушкино мәктәпләре укучыларын йөртә.

Район Советы сессиясе узган Мәдәният сарае фойесында кунакларны эре һәм кече нефть компанияләре вәкилләре, урман һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары, шәхси эшкуарлар, кооперативлар, җирле осталар һ.б. каршы алды.

Кунакларга «Акыллы шәһәр» проекты һәм «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгенең быел бик актуаль булган цифрлы проекты турында сөйләделәр.

Биредә үк фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукциясен тәкъдим итте. Мәсәлән, Яңа Иглай авыл җирлегеннән Джумабаевлар үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Узган ел алар 700 баш каз, 1000ләп тавык, 450 үрдәк, 175 күркә үстергәннәр. Хәзерге вакытта 23 баш эре мөгезле терлек асрала, шушы көннәрдә генә, быелгы  сезонны ачып, 300 баш үрдәк сатып алганнар.

Үзмәшгульләр җитештергән эшләнмәләр аеруча кызыксыну уятты. Әйтик, Айрат Миншин инде берничә ел дәвамында столярлык эше белән шөгыльләнә, хәзер үз эшен үзмәшгуль сыйфатында дәвам итә. Күргәзмәдә ул Нурлат шәһәренең 4 нче мәктәбендә укучы  улы Камил белән бергә катнашты.

Васил Шәйхразыев күргәзмәдә катнашучылар белән аралашып, аларның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International