Нурлатта 2021 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар буенча Нурлат муниципаль районы Советының уналтынчы сессиясе узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – 2021 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга бурычлар каралды. Алар турында үз чыгышында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җентекләп сөйләде.
Алмаз Сәлимович үз докладында авыл хуҗалыгы, төзелеш, нефть чыгару, юлларның торышы, районда сәламәтлекне саклау һ.б. мөһим күрсәткечләрне, нурлатлылар иң актив катнашкан ил масштабындагы мөһим вакыйгаларны чагылдырды. Шунда ук биредә агымдагы чорга бурычлар да куелды.
Районның узган елгы эшчәнлеге Васил Шәйхразиев тарафыннан югары бәяләнде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары башта республика күрсәткечләре буенча мәгълүмат бирде, Татарстанның күп кенә күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең иң көчле 10 субъекты арасында булуын билгеләп үтте.
"2030 елга кадәр иң төп бурычларның берсе-халыкны, сәламәтлекне, кешеләрнең иминлеген саклау. Аз тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсен киметү, гражданнарның керем алуын үстерү һәм халык санының тотрыклы үсешен тәэмин итү максатчан күрсәткеч булып тора», – дип билгеләп үтте ул.
Аерым алганда, Васил Габтелгаяз улы Нурлат районы эшчәнлеге буенча район башлыгы командасының җайга салынган эшен билгеләп үтте.
"Нурлат районы - һәрвакыт Татарстан Республикасында алдынгылар рәтендә. Ул республика икътисадында лаеклы урын алып тора. Бөртеклеләрне җыеп алу турында сөйләсәк, узган ел-искәрмә булып тора, иң күп күләмдә уңыш алу сездә, уңышны җыеп алуны да, сез, иң беренчеләрдән булып төгәллисез. Әгәр инде без кече нефть компанияләре турында сөйләсәк, алар биредә бик актив эшли, лаеклы хезмәт хакы, салымнар түләнә, моннан тыш, хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнәләр. 2022 нче ел Нурлат районы өчен шулай ук уңайлы булыр дип өметләнәбез», – диде Васил Шәйхразыев.
Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.