Нурлат районында пенсионерлар йортларында янгын турында хәбәр бирү җайланмаларын урнаштыру дәвам итә

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Җирлекнең 33 торак йортында 66 автоном янгын турында хәбәр биргеч урнаштырылган.

– Кирәкле эш бу. Әлеге җайланмалар ничәмә тапкыр үзләренең нәтиҗәлелекләрен расладылар бит инде, төтен чыгу турында хәбәр биреп никадәр фаҗигане булдырмый калырга ярдәм иттеләр, – ди җирлек башлыгы. Елаур авыл җирлеге халкының төп өлешен пенсионерлар тәшкил итә. Алар арасында ялгыз яшәүчеләр дә бар. Һәркайсына өйдә менә шундый “акыллы” ярдәмче комачауламас иде, мөгаен.

 – Янгын турында хәбәр биргечләр урнаштырганда халыкның социаль якланмаган категориясенә өстенлек бирәбез, болар – күпбалалы, имин булмаган гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, ялгыз яшәүче кешеләр. Аларның исемлекләрен авыл җирлеге Советы депутатлары белән берлектә төзедек. Алар халыкка автоном хәбәр биргечләрнең эш тәртибен аңлаттылар, профилактик әңгәмәләр һәм янгынга каршы инструктажлар үткәрделәр, – дип билгеләп үтә авыл җирлеге башлыгы.

 – Аның белән үзеңне барыбер яклау астындагы сыман хис итәсең, – дип датчик турында үз фикерен уртаклашты Сосновкада яшәүче Кузьма Егоров. Аңа 84 яшь. Ялгызы гына гомер итә. Хуҗалык эшләрен үзе алып бара әле. Балалары да игътибарсыз калдырмый икән үзен. Мәсәлән, улы да Сосновкада яши. Әйтүенчә, өендә хәбәр биргеч булгач, әтисе өчен күңеле тыныч.

 – Приборны урнаштырганда аның эш тәртибен аңлаттылар, төтен чыга башласа, ул көчле тавыш сигналы белән кисәтәчәк икән. Бик кирәкле нәрсә бит инде! – ди Кузьма Степанович. Үз гомерендә ул күпне күргән. Янгыннан да Аллаһ кына саклап калган икән. “Бу афәт берәүгә дә кагылмасын!” – дип теләде пенсионер азактан.

Ольга Охотникова: “Авыл җирлеге башкарма комитеты – халык үзләрен борчый торган сораулар белән килә торган беренче инстанция. Кешеләрнең безгә нидән булса да зарланырга гына түгел, аны хәл итү өчен тәкъдимнәр белән дә килүләре, үзләреннән ярдәм тәкъдим итүләре сөенечле. Иң мөһиме, үзара аңлашу бар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International