Әлмәт педагоглары яшь нурлатлыларга мастер-класслар үткәрде

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә Әлмәт музыка училищесы укытучыларының традицион мастер-класслар сериясе узды.

Әйдәп баручы укытучылар Адилә Мотыйгуллина (балалайка), Андрей Спиридонов (баян), Ольга Татьяна (гитара) методик һәм практик ярдәм мәктәп укучыларын алга таба да нәтиҗәле башкару эшчәнлегенә юнәлдерделәр.

Шулай ук мастер-класслар үткәрү кысаларында безнең укучылар өчен Әлмәт музыка көллиятенең теоретик дисциплиналар укытучысы Наталья Спиридонова әзерләгән теоретик Олимпиада да үткәрелде.

Шунысы куанычлы, Нурлат сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр яхшы белем дәрәҗәсе, осталык һәм күнекмәләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International