Шәһәрнең дүртенче номерлы урта мәктәбе һәм Колбай-Мораса мәктәбе укучылары татар әдәбияты фәненнән уңышларга иреште.
Казан шәһәренең "Дуслык" лагеренда узган татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар катнашты.
4нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Миләүшә Рәхимова һәм Адилә Шәймәрданова, Колбай-Мораса мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова, 10 сыйныф укучылары Руфинә Гайнетдинова һәм Әлфинә Хисамова, 11 сыйныф укучысы Руфинә Галиуллина призерлар булдылар.
Олимпиадага аларны укытучылары Гөлсинә Мифтахова һәм Рәмзия Галиуллина әзерләгән.