Йогышлы авырулар бүлеге бинасында капиталь ремонт башланды. Бу – район хастаханәсе һәм, тулаем, авырулар өчен көтеп алынган вакыйга. Чөнки биредә 20 ел эчендә бер тапкыр да капиталь ремонт эшләре үткәрелмәгән булган. Бүген исә бина төзелеш объектын хәтерләтә: ишекләр, стеналар демонтажланган, стеналардан кафель плитәләрне куптару, иске идәнне сүтү эшләре бара.
– Эшләрне 3нче февральдә башлап җибәрдек, – диде подрядчы оешма директоры Андрей Пузырев. Аның сүзләренә караганда, киләсе атнадан электр монтажлау, вентиляция, җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация эшләренә керешергә ниятлиләр.
– Федераль программа хисабына капиталь ремонтка 30 миллион сум акча үзләштереләчәк, 25 миллион сумны “Татнефть” бүлеп бирде, 1 миллион – җирле бюджеттан. Җылытылган яңа фасад, заманча ишекләр, яңа санузеллар белән җиһазланган палаталар, яңа җиһазлы кабинетлар бинаны тулысынча үзгәртәчәк. Элегрәк биредә наркология бүлеге дә урнашкан иде, хәзер исә йогышлы авырулар бүлеге һәм бактериология лабораториясе генә калачак.
– Капиталь ремонт барышында билгеле бер үзгәрешләр дә булачак, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе инженеры Мария Захарова. Баклаборатория, йогышлы авырулар бүлеге кебек үк, барлык санитар норма таләпләренә тулысынча җавап бирәчәк икән. Лабораториядә дә зур узгәрешләр бара, йогышлы авырулар бүлегендә мельцер бокслары булачак, палатадагы һәр караватка кислород сузачаклар. Эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә провизорлык госпиталенә үзгәртелгән йогышлы авырулар бүлеге капиталь ремонт чорында педиатрия бүлегенә күчерелгән. Хәзер анда 12 өлкән кеше һәм 7 бала дәва ала. Мондый хәл август ахырына кадәр дәвам итәчәк – подрядчы объектны шул вакытка тапшырырга планлаштыра.