Пекиндагы Олимпиада Нурлатның яшь фигуристларына яңа кумир бүләк итте

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

Казанда туган милләттәшебез Камилә Вәлиеваның триумфаль чыгышы исә күпләрдә соклану катыш горурлык хисләре уята. Җанатарлар аны күктән төшкән алиһә дип атарга да өлгерде инде: 15 яшьлек кыз фигуралы шууда гаҗәеп осталык, чиксез талант күрсәтә. Команда турнирында нәкъ менә аның ышанычлы чыгышы россиялеләргә алтын медаль яуларга ярдәм итте. Әле алай гына да түгел, ул Олимпия уеннары тарихында хатын-кызлардан беренче булып 4ле сикерү ясап та тарихка керде. Камиләнең Олимпия уеннарындагы чыгышын “Ледок” спорт мәктәбенең фигуралы шуу бүлегендә шөгыльләнүче кызлар да зур кызыксыну белән күзәтә. Кем өчен күбрәк җан атасыз дигән сорауга исә беравыздан: “Камилә өчен”, – дип җавап бирәләр, ул аларның кумирына әверелергә өлгергән инде. Үзләре дә Камилә кебек бозда беренче адымнарын 3 яшь ярымда – әле балалар бакчасына йөргәндә үк ясаганнар бит. Мәсәлән, Сәминә Исмәгыйлеваның спорт мәктәбенә йөри башлавына инде 7 елдан артыграк, 3нче үсмерләр разрядына ия, алга таба күрсәткечләрен тагы да яхшыртырга исәбе.

– Камиләнең чыгышын күреп сокланмый мөмкин түгел, Шулкадәр сыгылмалы ул, – ди кыз. Сәминә һәм төркемгә йөрүче башка кызлар да мондый уңыш артында никадәр зур тырышлык ятуын яхшы белә. Чөнки фигуралы шууда уңышка ирешү өчен даими тренировкаларга йөрергә, спортка бар күңелеңне бирергә кирәк бит. Тренерлары Вероника Лепилова һәм Ксения Пушкова аларны төрле элементларны төгәл итеп башкарырга, бозда үз-үзеңне ышанычлы тотарга өйрәтәләр. Бу көннәрдә еш яңгырый торган аксель, тулуп дигән һәм башка төшенчәләр дә аларга яхшы таныш һәм аларны тагы да камилрәк башкарырга омтылалар. Спорт мәктәбендә исә фигуралы шуу белән 5 төркемдә 50гә якын бала шөгыльләнә. Алар гына түгел, башка яшь спортчылар – чаңгычылар, хоккейчылар һәм гимнасткалар да бу көннәрдә спорт яңалыклары белән күбрәк кызыксына. Һәм Россия спортчыларының уңышлары аларны яңа җиңүләргә рухландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International