Нурлат үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә медицина тикшерүләре узу вакытлыча туктатылды

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

Узган атнадан Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында профилактик медицина тикшерүләре, өлкәннәрне, шулай ук коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрне диспансерлаштыру вакытлыча туктатылды.

 – Вакытлыча чикләү чаралары турындагы әмер республика сәламәтлек саклау министры тарафыннан имзаланды һәм халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү, коронавирус таралуын кисәтү максатларыннан кертелде, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев. Документта санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы медицина оешмаларында халыкның өлкән катламына планлы амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтү, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен, әгәр дә вакциналаштыру максатларыннан булмаса, хастаханәгә китерү кичектерелә диелә. Шулай ук күчмә медицина комплекслары эше, балигъ булмаганнарга медицина тикшерүе үткәрү туктатыла. Балаларның – балалар бакчасына, ә әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар һәм ятимнәрнең тиешле оешмаларга керүләре өчен рөхсәт алу искәрмә булып тора.

 – Әмма чикләү чаралары социаль мөһим авырулар исемлегенә кергән, шулай ук тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыручы авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүгә кагылмый. Медицина ярдәме аны кичектерү авыруның хәлен авырайткан, яисә тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган очракларда да күрсәтеләчәк, – дип билгеләп үтте баш табиб. Әлеге исемлектә йөклеләр, армиягә чакырылучылар, контракт буенча хәрби хезмәткә китүче нурлатлылар, зарарлы җитештерүгә җәлеп ителгән һәм эшчәнлекләре даими медицина тикшерүен таләп иткән хезмәткәрләр бар. Гражданлык яисә муниципаль хезмәткә кабул ителүче затларны диспансерлаштыру да искәрмә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International