2022 елда авыл җирлегендә үзара салым акчаларына трактор һәм аңа тагылма җайланмалар сатып алырга җыеналар. Елаурда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә һәйкәл куярга дигән ниятләре дә бар. Шул максатлардан авылдагы һәр хуҗалыктан өстәмә рәвештә 500әр сум акча җыялар.
– Сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлне узган гасырның 60нчы еллары башында җирле оста гап-гади кирпечтән ясап куйган булган. Без аны төзекләндереп торабыз, истәлекле даталар уңаеннан чәчәкләр салабыз. Әмма анда сугышта катнашучыларның исемлекләре юк, – ди Ольга Витальевна.
– Без барыбыз да җиңүче буын варислары. Фронтка авылыбыздан 317 кеше киткән, аларның бары 109ы гына кире әйләнеп кайткан. Һәйкәл митинглар һәм бәйрәм чаралары, батырлык дәресләре үткәрү урыны булачак, дип билгеләп үтә авыл халкы. Биредә үк Акка поселогыннан фронтка алынганнарның да исемфамилияләрен язып элмәкче булалар. Әлеге авыл күптәннән юк икән инде.
– Акка поселогыннан сугышка 17 кеше алынган. Без җирлегебездән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык кешеләрнең дә исемнәрен мәңгеләштерүне бурыч итеп куйдык, – дип уртаклашты Елаур авыл җирлеге депутаты Сергей Мензелеев.
– Кызганычка каршы, җирлегебездә бер генә ветеран да калмады инде. Моңа кадәр халык һәм иганәчеләр көче белән Хәтер обелисклары Октябрина, Петровский һәм Берлек-Михайловка авылларында куелган булган.
Фотосүрәттә: Ольга Охотникова һәм Сергей Мензелеев булачак һәйкәл турында фикер алышалар.