Елаур авыл җирлеге үз мәшәкатьләре белән яши

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

Елаур авыл җирлегенә 6 торак пункт керсә дә, биредә нибары 494 кеше яши. Узган елда бер генә бала туган.

– Төп бурычыбыз – авыл тормышын уңайлырак итү, – дип билгеләп үтте Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион авыл җыенында.

 – Район үзәгеннән читтә урнашкан һәм кече торак пунктларда яшәүче халык өчен уңайлы социаль инфраструктура булдыру эшчәнлегебездә һәрчак өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Авыл кешесенең дә үз баласын яхшы бакчага йөртәсе, заманча җиһазлары булган мәктәптә укытасы, лаеклы хезмәт хакы, сыйфатлы медицина ярдәме аласы килә бит. Моның белән килешми мөмкин түгел. Һәм җирле үзидарә органнары авыл кешесенең тормышын яхшырту өчен бернинди дә чара күрми дип һич тә әйтеп булмый. Берничә ел элек Елаурда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, ул бүгенге көндә җирлек халкына хезмәт итә. Ә бит моңа кадәр авыл ФАПы мәктәп бинасында урнашкан иде һәм аның беркайчан да үз бинасы булмаган. Гомумән, җирлек территориясендә өч фельдшер-акушерлык пункты бар: Елаурда, Сосновкада һәм Октябринада, аларда квалификацияле белгечләр хезмәт куя. Алар даими рәвештә халыкны кабул итәләр, өйләргә йөриләр һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче ярдәм күрсәтәләр. Ольга Охотникова билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында фельдшерларның нагрузкасы бермәбер арткан. Алар халыкны вакциналаштыру буенча зур эш үткәргәннәр, ревакциналаштыруны башлап җибәргәннәр. Халыкны беренчел кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә проблемалы түгел. Елаурда ике сәүдә ноктасы тотрыклы эшли.

– Кибетләрдә һәрчак кирәкле товар бар, чиста һәм уңайлы. Моннан тыш, бу объектларның хуҗалары булган шәхси эшмәкәрләр авыл чаралары үткәргәндә иганәчелек ярдәме дә күрсәтәләр. Кызганычка каршы, башка авылларда кибетләр юк, әмма аларга атнага бер тапкыр даими рәвештә Нурлат РАЙПОсы автолавкасы килеп йөри, – ди Ольга Витальевна. Елаур мәдәният йорты һәм Сосновка клубы коллективлары да җитәкчелек һәм якташларының мактауларын ишетеп торалар. Үз эшләрендә алар җирлек территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауга зур игътибар бирәләр. “Палан” (“Миләшкәй”) җирле ансамбленең чыгышлары да авыл халкының күңеленә хуш килә. Мәдәният хезмәткәрләре ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башлап җибәргән социаль әһәмиятле проектлар Россиядә Халыкларның мәдәни мирасы елында да дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтәләр биредә. Мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Аның каршында эшләп килүче интернатта Яңа Тумбадан килеп йөрүче балалар яши. Җирлектә почта бүлекчәсе, банк филиалы эшли. Газ хезмәте слесаре, 2 агент иминият хезмәтләре күрсәтә, социаль хезмәткәрләр 4 пенсионерны өйләрендә карый.

 – Бу коры фактлар гына түгел, җирлегебезнең реаль тормышы һәм биредә яшәүче, эшләүче кешеләрнең киләсе көнгә ышанычы, – дип билгеләп үтә Ольга Охотникова һәм мәгълүмат өчен һәр торак пунктта яшәүчеләрнең санын китерә: Елаурда ел башында 304 кеше яшәгән, Сосновкада – 41, БерлекМихайловкада – 34, Октябринада – 81, Петровскийда – 31, Кирпичныйда – 3 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International