Массакүләм йөгерешләрдә күрше өлкәдән килгән спортчыларның катнашуы тагын да күбрәк спорт азарты өстәде.
«Ак Барс» спорт үзәге территориясендә «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия йөгереше кысаларында «Татарстан чаңгы юллары-2022» массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Массакүләм ярышларда Нурлатта 250дән артык чаңгы спортын яратучылар катнашты.
Традиция буенча, ярышларны иң яшь катнашучылар – 2012 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар ачты.
Аннан соң 1-5 чакрымга кадәр озынрак дистанцияләрдә өлкәнрәк чаңгычылар җитди көрәшне башлады.
Нурлатлылар ярышларда гаиләләр, коллективлар белән катнашты. Мәктәп коллективлары аеруча активлык күрсәтте.
Күрше Самара өлкәсенең Кошки, Чаллы-Башы һәм башка районнарыннан килгән спортчыларның катнашуы тагын да спорт дәртен, стартларда көндәшлек рухын бирде. Җанатарларның да күп булуына язгы кояшлы һава торышы да ярдәм итте.
Ветераннар арасында старт, шулай ук VIP-узышлар аеруча зур кызыксыну уятты.
Биредә үк ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчык оештырылды, чаңгы ярышлары нәтиҗәләре зачетка барды.
Ярышларны ачу тантанасында «ГТО»ВФСК ның алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләре тапшырылды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм «Россия чаңгы юллары» символикасы төшерелгән башлыклар тапшырылды.