Нурлат гимназиясе укучылары Үзәк паркта мемориаль комплекс территориясен кардан чистартты

2022 елның 12 феврале, шимбә

Хәрби-патриотик айлык кысаларында районнарда сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә әзерлек эшләре бара.

Быел 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләренең соңгы колоннасын чыгаруга 33 ел тула. Шул уңайдан тематик һәм истәлекле чаралар да уздыру күздә тотыла.

Бу вакыйгадан Нурлат гимназиясенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары да читтә калмады, бүген, 12 февральдә, алар Үзәк паркта урнашкан Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә һәм башка локаль сугышларда катнашучыларга куелган һәйкәл территориясен кардан чистарттылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гимназия ел саен коммуналь хезмәтләргә мемориаль комплекс территориясен кардан чистартып торуда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International