Нурлатның Шашин урамы белән таныштырабыз

2022 елның 12 феврале, шимбә

Бүген Нурлатта атаклы нефтьче Валентин Шашин исемен йөрткән урамның кайда урнашканлыгын белмәүчеләр сирәктер: биредәге зур төзекләндерү эшләре алып барылган шәһәр күле әле төзелеп беткәнче үк нурлатлыларның яраткан ял урынына әверелде бит. Хәер, әлеге урам да, аның атамасы да шәһәрлеләр өчен яңа түгел. Чыганакларга караганда, нефтьчеләр өчен махсус билгеләнгән йортлар биредә 80нче еллар башында салына башлаган. Берничә ел эчендә үсеп чыккан микрорайонга исем дә символик рәвештә нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес хөрмәтенә бирелә. Татарстан Республикасының танылган кешеләре исемлегендә Валентин Дмитриевич Шашин аерым урынны били. Илебездә нефть сәнәгатенең үсеш тарихы 1916 елда Баку шәһәрендә дөньяга килгән әлеге легендар шәхес белән тыгыз бәйләнгән. Мактаулы һөнәри үргә юлы исә Стәрлетамак (Ишембай) нефть техникумы һәм Мәскәү нефть институтыннан башлана аның. 8 еллык мәктәптән соң токарь өйрәнчеге булып хезмәт чыныгуы алган һәм Мәскәүне немец басып алучыларыннан яклаган егет, белгечлеге буенча эшкә урнашкач, бар белем-күнекмәләрен, шәхси сыйфатларын эшкә җигә. Татарстанга – яңа нефть чыганак ларын үзләштерергә җибәрелгәч, гомеренең дистә елга якын өлеше “Татнефть” белән бәйләнә аның. 1953 - 1956 елларда ул берләшмә начальнигының бораулау буенча урынбасары, 1956- 1960 елларда – начальнигы булып хезмәт куя. Валентин Шашин җитәкчелегендә “Татнефть” алдынгы технологияләрне сынау полигонына әверелә, ә Татарстан нефть җитештерү буенча СССРда беренче урынга чыга. Соңыннан Валентин Дмитриевич СССРның нефть сәнәгате министры вазыйфасын биләгәндә илебездә нефть чыгару ике тапкырга арта, тышкы икътисади элемтәләргә, фән үсешенә зур игътибар бирелә башлый. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, дүрт тапкыр Ленин орденнары белән бүләкләнә ул. 1977 елда вафат була. Аның исемен “Татнефть” җәмгыяте, Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләрендәге урамнар йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International