Сәләнгеш авылыннан Белогубовлар хуҗалыгына төлке килгән

2022 елның 12 феврале, шимбә

Аның видеосы җирле социаль челтәрләрне сәгате-минуты белән әйләнеп чыкты.

– Көпә-көндез капка астыннан кереп килүче төлкене күрү көтелмәгән хәл булды, – дип уртаклашты Ольга Белогубова.

– Ул ишегалдыбыз аша чабып узып, абыемнарның ат абзарына таба ташланды. Ишеге ачык булса да, шөкер, кермәде, тавыклары шунда иде. Үзе, артыннан куып киткән этләрдән куркып, абзар түбәсенә елышты. Төнлә белән бәлки төлкеләр йөри дә торганнардыр, үземнең аларны тәрәзәдән бер тапкыр гына күргәнем булды, ә менә көндез – беренче очрак бу. Урман янында урнашкан булгангамы, авылга төлке керү – сәләнгешлеләр өчен гадәти хәл икән. Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Пинин сүзләренә караганда, авыл халкы әлеге проблема белән ел саен көз җитүгә үк очраша башлый, соңгы вакытта мондый очракларның саны тагын да арткан.

 – Даими зыян күрә торган хуҗалыкларда капкыннар да куялар, узган көздә, мисал өчен, аларга ике төлке эләкте, – дип сөйләде Анатолий Николаевич.

 – Җирле аучылар белән дә һәрдаим хәбәрдә торабыз, төлкеләрне максатчан аулау буенча сөйләшүләр алып барабыз. Сүз уңаеннан, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Радик Хәсәнҗанов билгеләп үткәнчә, төлкеләрнең санын көйләү – аучылар контроленә алынган мәсьәләләрнең берсе. Бүгенге көндә районыбызның аучылык биләмәләрендә бер меңгә якын кешенең ауга рөхсәте бар. Һәм алар ау сезоны тәмамланганчы, ягъни февраль ахырына кадәр, төлкеләр аеруча күп булган җирләрдә аларның санын сирәгәйтү буенча да эш алып барачаклар әле. Ә менә төлкенең көндез авылга килүе соңгы вакытта карның күп явуы белән бәйле булса кирәк. Азык табу шактый авырлашканга, ачлык кугандыр аны. Чөнки, районның баш ветеринария табибы Илнур Хәнәфиев сүзләренә караганда, котырган төлкеләр үзләрен бөтенләй башкача тота.

 – Котырган җәнлекләрнең хәрәкәтләре параличланган кебек була, авызларыннан селәгәйләре ага, алар караңгы урынга керергә тырышалар, бер нәрсәдән дә курыкмыйлар, этләргә, кешеләргә ташланырга мөмкиннәр, – дип санады ул котыру авыруының кайбер билгеләрен.

 – Без районда тотылган төлкеләрнең материалларын даими рәвештә Казанга лаборатор тикшеренүләргә җибәреп торабыз. Шөкер, Нурлат соңгы елларда котыру авыруы буенча имин районнардан санала. Монда, билгеле, ветеринарлар җәнлекләр һәм йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү буенча үткәрә торган профилактика чараларының да әһәмияте зур.

– Елына ике тапкыр аучылар белән берлектә урман буйларына җәнлекләр өчен котыру авыруына каршы алдавыч вакцина куеп чыгабыз, – диде Илнур Харисович.

 – Хуҗалыклардагы терлекләрне вакциналаштыруга да зур игътибар бирелә. Шуның белән беррәттән нурлатлылар эт, мәче кебек йорт хайваннарына да котыру авыруына каршы вакцина ясатсыннар иде. Бу аларны әлеге куркыныч инфекция йоктырудан коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк.

...Авыл этләре тоткынына эләккән төлкенең видеосы нурлатлылар арасында каршылыклы фикерләр уятты. Төлкене кызганучылар да, киресенчә, аның тотылуын хуплаучылар да табылды. Һәркем үзенчә хаклы, әмма кешеләр иминлеге һәм сәламәтлеге барыбер беренче урында булырга тиештер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International