Хезмәткәрләрне янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүнең төп төрләре булып янгынга каршы инструктаж тора.
Янгынга каршы инструктаж үткәрү характеры һәм вакыты буенча түбәндәге бүлекләргә бүленә: кереш, башлнгыч, эш урынында, кабатлап үткәрелүче, планнан тыш һәм максатчан.
«Нурлатнефть» НГДУсына эшкә яңа кабул ителә торган хезмәткәрләре, «Нурлатнефть» НГДУсына командировкага килүчеләр белән 73 янгын-коткару частенең инженер-инспекторлык составы җиһазландырылган уку классында янгынга каршы кереш инструктаж үткәрәләр. Коронавирус йогышлы авыруы таралуга каршы тору буенча чикләүле чаралар белән бәйле рәвештә, бүгенге көндә атнага 5 тапкыр урынына кереш инструктаж сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә, 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үткәрелә, һәм шул ук вакытта медицина битлеге һәм хезмәткәрнең кулында перчаткалар булу мәҗбүри.
Биредә хезмәткәрләрне түбәндәгеләр белән таныштыралар:
- территорияне, биналарны (корылмаларны) һәм бүлмәләрне, шул исәптән эвакуация юлларын, тышкы һәм эчке суүткәргечне, янгын турында хәбәр итү һәм кешеләрне эвакуацияләү процессы белән идарә итү системаларын карап тоту кагыйдәләре;
- җитештерү һәм объектларның технологик процессларының янгын куркынычсызлыгы спецификасыннан чыгып, янгын куркынычсызлыгы таләпләре;
- биналарны (корылмаларны), җайланмаларны эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычы янаган эшләр башкарганда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары;
- ачык ут куллану һәм ут эшләрен үткәрү кагыйдәләре;
-янгын вакытында хезмәткәрләрнең бурычлары һәм гамәлләре, янгын сүндерүчеләрне чакыру кагыйдәләре, янгын сүндерү чараларын һәм янгын автоматикасы җайланмаларын куллану кагыйдәләре.
Фоторәсемдә: ОПП инженеры Панарин Сергей Михайлович уку классында инструктаж үткәрә.
Автор: 73 ПСЧ инспекторы Таңсылу Әхәтова.