Нурлат районы Финанс-бюджет палатасына яңа җитәкче билгеләнде

2022 елның 11 феврале, җомга

Нурлат муниципаль районының Финанс-бюджет палатасында яңа җитәкче.

“Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесен Лилия Исмәгыйлева җитәкләде. Яңа җитәкчене коллективка Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов тәкъдим итте. " Бик җаваплы вазыйфа. Сезгә эшегездә зур уңышлар телим», – диде ул.

Лилия Исмәгыйлева Финанс-бюджет палатасында 2011 елдан бирле эшли, 2013 елдан исәп һәм хисаплылык бүлеген җитәкли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International