Биляр - Озеро авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына саву аппараты тапшырылды

2022 елның 11 феврале, җомга

Оренбурговлар хуҗалыгында 23 баш эре мөгезле терлек бар.

Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов Биляр-Озеро авылында яшәүче Сергей Алексеевич Оренбурговка сыер саву аппараты тапшырды. Әлеге аппарат – Сергей һәм Татьяна Оренбурговлар хуҗалыгында бик кирәкле җайланма, чөнки биредә 23 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 14е – савым сыерлары. 

Исегезгә төшерәбез, гражданнар җыеннарында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин 4 һәм аннан күбрәк сыер асраучы 26 шәхси ярдәмче хуҗалыкка сыер саву аппаратларына сертификатлар тапшырды. Хәзер саву аппаратлары хуҗалыкларга кайтарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International