Нурлат районы хуҗалыкларында техниканы язгы чәчүгә әзерләү бара

2022 елның 11 феврале, җомга

Соңгы берничә елда шулай туры килә – язгы чәчү алдыннан техника ремонты темасын яктыртуны “Южная” агрофирмасыннан башлап җибәрәбез. Сәбәбе исә гади – әлеге эшкә биредә һәрчак җитди якын киләләр, менә быел да ремонтка 1 февральдән ныклап керешкәннәр.

 Дөрес, хуҗалык мастерскойларында эш кыш буена да тукталып тормаган анысы, агрофирма базасында “АгроИнвест”ның азык цехы урнашкан бит, тракторларның күбесе шунда хезмәт куйган. Менә Рәфис Галимов та кыш буена сөттерлекчелек комплексында азык ташыган. Әмма алда шулай ук җаваплы сезон көтә, шуңа да бу көннәрдә тракторын мастерскойларның берсенә ремонтка керткән, слесарь-ремонтчылар белән тормоз системасын карау белән мәшгульләр.

– Механизатор булып 35 елга якын эшлим инде. Чәчүдә дә катнашмый калганым юк. Техника төзек булса, кырга да тыныч күңел белән чыгабыз, – ди тракторчы. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Назыйм Хәйбуллин да янәшәдә генә. Язгы чәчүгә әзерлек барышында барлык агрегатлар да аның кулы аша уза дияргә дә була, әлеге һөнәр ияләренә эш бетеп тора димени. Чәчүгә керешкәч тә эшсез утырмаячак, техника ватылса, мобиль бригада һәрчак кырга ашыга. Күршедәге икенче бер мастерскойда да механизаторларның эшләре көйле бара. Мәсәлән, слесарь Илнур Даутов белән тракторчы Илназ Гайнуллин тагылма культиватор ремонтына керешкәннәр. Культиватор шактый колачлы, шуңа да һәр детальне карап, агрегатны тулысынча әзерләп өлгерткәнче атнадан артыграк вакыт узар әле, диләр егетләр. Хуҗалыкта исә язгы чәчүгә әзерлек эшләрен елдагыча көздән үк башлап җибәргәннәр дисәк тә ялгыш булмас.

 – Күпчелек техниканы кышкы саклауга куйганда ук ремонтлап калдырган идек инде. Энергия куәтле 3 тракторыбыз кырга чыгарга әзер. Тырмалар, культиваторлар, чәчү комплекслары да нигездә ремонтланган, – ди хуҗалыкның Киекле бүлекчәсе управляющие Әхәт Ганиев.

 – Хәзер төп игътибарны тракторлар ремонтына юнәлтәбез. Аннан акрынлап җәйге кыр эшләренә чыгачак агрегатларны ремонтка кертә башлаячакбыз. Кыр эшләре башланганчы бар техника әзер булып торырга тиеш дигән бурыч куелды. “Южная” агрофирмасында быел 5300 гектарда бөртекле сабан культуралары, 500 гектар рапс, 1850 гектар көнбагыш, 1736 гектар кукуруз, 1600 гектарга якын күпьеллык үлән чәчәргә ниятлиләр. Азык культураларына игътибарны арттыра төшүләре исә шулай ук азык үзәгенең агрофирма территориясендә урнашуы белән бәйле. Хуҗалыкта запас частьлар белән проблема юк, бер үк вакытта ашламалар, орлыкларны да кайгырталар, техника паркын тулыландыру да көтелә. Тулаем район буенча да язгы чәчүгә әзерлек көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе буларак карала. Әлеге сорау район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе белгечләренең дә ныклы контролендә.

 – Хуҗалыкларда быел язгы чәчү эшләренә 311 трактор, 19 чәчү комплексы, 161 чәчкеч, 107 культиватор һәм башка төр техника чыгарга тиеш, – ди идарә начальнигы Ришат Исхаков.

– Тулаем әзерлек начар түгел. 100 процент әзерлектә булган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, “Аграрий”да техниканы инде көздән үк тулысынча ремонтлап калдырдылар. Район буенча тракторларның – 85, чәчү комплексларының – 89, чәчкечләрнең 93 проценты кырга чыгарга әзер. Хуҗалыклар алдына язгы кыр эшләренә әзерлекне март азагына кадәр төгәлләүне бурыч итеп куябыз. Язның ничек киләсен берәү дә төгәл генә әйтә алмый, шуңа да ныклы әзерлектә тору һич тә артык булмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International