Нурлатта «Яшел ут» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды

2022 елның 11 феврале, җомга

«Яшел ут» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм аларның тәрбиячеләре арасында узды.

Конкурста 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 15е, Нурлат районыннан һәм Нурлат шәһәреннән 13 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр катнашты.

Конкурс көннәрендә катнашучылар альбомнар һәм эш дәфтәрләре рәвешендә эшләнгән эшләрне тәкъдим иттеләр. Һәр балалар бакчасы конкурска педагогик эш тәҗрибәсе тупланган методик эшләнмәләр, юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү кысаларында документлар әзерләгән иде.

Һәр тәрбияче онлайн форматында жюрины балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча шөгыльләр фрагменты белән таныштырды, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча тест узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Чык тамчысы» һәм «Чыршыкай»балалар бакчалары икәү өченче урынны бүлеште. Икенче призлы урынны «Алтын балык» балалар бакчасы алды

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Буратино» балалар бакчасы җиңүче дип табылды.

Шәхси беренчелектә 5 финалист билгеләнде- Бишенче һәм дүртенче урыннар-“Баланың үсеше үзәге - балалар бакчасы” (Наталья Дорожкина) һәм «Теремкәй» балалар бакчасы (Галина Тарасова). Өченче мактаулы урын - «Тиенкәй» тәрбиячесе Гөлсинә Гыймалетдинова.  Икенче урында - «Бал корты» тәрбиячесе Илмира Гыймадиева.  

Беренче урынны «Әкият» тәрбиячесе Вероника Гайнетдинова яулады.

Республика дәрәҗәсендә исә Нурлат районын ике номинациядә җиңүчеләр тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International