Халыклар дуслыгы йортының спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.
Ярышлар «Форпост» отряды әгъзалары-9нчы мәктәп укучылары арасында узды.
Ярышлар төгәл һәм оештырылган рәвештә узды. Ярышларда катнашучыларга ике сынау һәм өч зачет ату мөмкинлеге бирелде. Барлык балалар да чарадан канәгать калдылар, ә җиңүчеләр 1,2,3 урын өчен медальләр һәм грамоталар алдылар.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Егетләр арасында
1 урын-Тихонов Кирилл,
2 урын-Камалов Роберт,
3 урын-Шакуров Дилүс.
Кызлар арасында
1 урын-Рукавишникова Анастасия
2 урын-Әхмәдиева Зөһрә.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!