Бүген ТР Дәүләт Советының 29нчы утырышында депутатлар җирле үзидарә турындагы закон проектына төзәтмәләрне караячак.
Эшче төркем тарафыннан карауга "Хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль закон проектына 13 төзәтмә тәкъдим ителде. Аларны ТР Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән очракта, төзәтмәләр РФ Дәүләт Думасына җибәреләчәк.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары беренче укылышта өч республика закон проектын караячак: җир асты байлыкларыннан файдалану, җирле үзидарә һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында.
Шулай ук 29нчы утырышта 2021 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад тыңланачак һәм республикада дәүләт
яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алышачаклар.
Фото:www.business-gazeta.ru