Нурлатлыларны "Әти булдыра!” акциясендә катнашырга чакыралар

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган акция 14-22 февральдә узачак.

Акциядә катнашу өчен, баласын аркасына утырткан хәлдә әтиләрнең идәнгә ятып кулларында күтәрелү (тартылу) күнегүен төшерелгән видеоролик яздырырга кирәк. Аннан соң instagramның шәхси битендә видеоны урнаштырырга (бит ачык булырга тиеш), видео тасвирламасында ике хештегны күрсәтергә: #папаможетГТО, үз район үзәге исеме язылган хэштегны (#гто2022 Нурлат һ.б.), шулай ук ГТО комплексында катнашучының сызыксыз 11 саннан торган уникаль идентификацион номерын күрсәтергә кирәк.

Видеоролик күнегүләрне эшләү күренергә тиеш һәм гомуми озынлыгы 1 минуттан артмаган булырга тиеш, ә катнашучы үзе Татарстан республикасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы региональ операторының gto_tatarstan аккаунтына язылырга һәм <url> gto_tatarstan битендә конкурс язмасы астына «катнашам»  дип язып куярга тиеш.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, өч җиңүче очраклы саннарның генераторы белән сайланачак. Командалар дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән кружкалар һәм спорт кибетенә 2000 сумлык сертификатлар алачак.

Һәр катнашучы конкурста бер генә тапкыр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International