Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 14 февральдән «Агростартап» грантын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый.
«Агростартап» грантлары - агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме, үз хуҗалыгын үстерүгә 3 млн.сумга кадәр һәм кооперативта торган хуҗалыкларга 4 млн. сумга кадәр түләүсез акча алу мөмкинлеге.
Гаризалар 2022 елның 14 февраленнән 15 мартына кадәр, эш көннәрендә сәгать 9.00дан 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында конкурска кертелгән катнашучыларны тыңлау графигы урнаштырылачак.
Сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә: 8 (843) 221-76-88 (88 44)