5 көн дәвамында шәһәрнең 9нчы мәктәбе базасында республика психология атнасы узачак

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Бу атна кысаларында психолог укучылар, педагоглар һәм ата-аналар белән төрле чаралар үткәрәчәк.

14 февральдән 19 февральгә кадәр Нурлат шәһәренең 9нчы номерлы мәктәбе базасында «Психологик иминлеккә адымнар» дигән республика психология атналыгы узачак, дип хәбәр ителә мәгариф учреждениесенең инстаграммында.

Бу атна кысаларында психолог Ләйсән Төхвәтуллина үзара аңлашуны һәм команда күнекмәләрен үстерүгә, яшьтәшләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга, мәгариф субъектларының психик һәм психологик сәламәтлеген саклау өлкәсендә профилактикалауга һәм белемне арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрәчәк.

Моннан тыш, психолог укучылар, педагогик хезмәткәрләр, ата-аналар һәм законлы вәкилләр белән профилактик һәм агарту эшләре алып барырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International