2022 елда БДИда чираттагы үзгәрешләр барлыкка киләчәк.
Биремнәрдән истә калдыру сәләтен тикшерүгә булганнарын алачаклар.
Анализ үткәрү, комбинациядә бурычларны хәл итүнең төрле методларын куллану белән бәйле сораулар күбрәк булачак.
Россиядә бердәм дәүләт имтиханы, йомгаклау чыгарылыш аттестациясе буларак, мәҗбүри рәвештә 2009 елда кертелде. Ел саен биремнәр, һәм үткәрү формасына үзгәрешләр кертелә, биремнәр елдан-ел төгәлләштерелә, үзгәрә, камилләштерелә.
Пандемия БДИга да үз төзәтмәләрен кертте. 2020 нче елда 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар бары тик югары уку йортларына керү өчен генә БДИ тапшырдылар, калганнары аттестатларны арадаш аттестация нигезендә алдылар. 2021 елда югары уку йортларына кермәгән чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачак.
Быел БДИны гадәти формада, пандемиягә кадәр үткәрелгән формада уздыру планлаштырыла. Аны барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да – вузларга укырга керүчеләр дә, укырга кермәүчеләр дә тапшырачак. БДИ тапшыру өчен мәҗбүри булган ике фән-рус теле һәм математика (база яки профиль-сайлау буенча). Бер фән чыгарылыш сыйныф укучысы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә сайлап алына, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.